БЕЗНЕКЕЛӘР: Татшина инженеры океанга кадәр йөгерде “Татшина” җәмгыяте инженеры Айрат Бикколов “Гэлакси Владивосток Марафон” халыкара марафонында KAMA TYRES шина комплексын тәкъдим итте. Старт сызыгына Россиянең 60 регионы һәм 277 шәһәреннән, шулай ук башка илләрдән 6 меңгә якын кеше басты. Дистанция катлаулы: тауга күтәрелү һәм төшү спортчылардан җитди физик әзерлек таләп итә. Маршрут ике күпер аша узып, йөрешчеләр алдында Золотой Рог бухтасы һәм Көнчыгыш Босфор бугазы манзарасын ача. “Трасса чыдамлылыкка сынау булды, –ди Айрат. – Океанариумга килеп җитәрәк, көчле яңгыр башланды. Минем белән рәттән Кытай һәм Япония спортчылары йөгерде. Һава торышы бозылуга карамастан, беребез дә темпны киметмәде”. 42 километр узып, финиш сызыгында очрашкач, марафончылар бер-берсен котлый. Якташыбыз өчен бу йөгереш өч ел көткән хыялын тормышка ашыру була. “Марафонга әзерләндем: йөзләгән километр тренировка, һәм мин Владивостокта финиш сызыгында басып торам. Шул рәвешле, хыялны тормышка ашырып булуын расладым. Моның өчен теләк, тырышлык, үҗәтлек таләп ителә”. 🏒 Айрат өчен марафон тагын бер вакыйга белән истәлекле: ул “Нефтехимик” һәм “Адмирал” хоккей командалары арасында узган матчның алты мең кеше сыйдырышлы стадионында “бүреләр”нең бердәнбер җанатары буларак, аларның шатлыгын уртаклаша. Ул көнне “Нефтехимик” көндәшен 5:3 исәбе белән җиңә. # КАМАТYRES #СпортКөндәлеге #Халыкара Марафон